+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 сентябрь 2021, 12:00

Янә биш мәктәп дистанцион укытуга күчте

Уфа мәктәпләрендә ОРВИ һәм COVID-19 авырулары санының артуы күзәтелә.

Янә биш мәктәп дистанцион укытуга күчте
Янә биш мәктәп дистанцион укытуга күчте

30 сентябрьдән башкаланың 11нче гимназиянең, 62нче һәм 160нчы лицейларның, 23нче, 61нче һәм 62нче мәктәпләрнең 5, 6, 7, 8 һәм 10нчы сыйныф укучылары дистанцион укуга күчә.



Онлайн-формат 14 көнгә кертелгән. Кабул ителгән карар “Роспотребнадзор” идарәсе киңәшләренә нигезләнә.



Эпидемиологик хәл тотрыкланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачак.



Элегрәк Уфаның 70 мәктәбе дистанцион укытуга күчерелгән иде, аларда ОРВИ һәм COVID-19 авырулары санының артуы теркәлде.



Фото: 63ch.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: