+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 октябрь 2021, 19:00

Башкорт телен яратып өйрәнәләр

Чиләбе өлкәсендә Башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре дәвам итә.

Башкорт телен яратып өйрәнәләр
Башкорт телен яратып өйрәнәләр
Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы хөкүмәтләре арасында социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүләр кысаларында ел саен Чиләбе өлкәсендә Башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре үткәрелә. Быел чаралар Кунашак һәм Аргаяш районнарында, шулай ук Чиләбедә уза.


Программаның беренче көне Кунашак районы җәмәгатьчелеге, башкорт телен өйрәнү алып барыла торган мәктәп директорлары һәм башкорт теле укытучылары белән очрашуны үз эченә ала. Башкортстаннан килгән делегациягә Бөтендөнья башкортлары корылтае, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре керде.


Делегацияне мәдәният йорты үзешчәннәре баянда уйнап җырлап һәм башкорт бавырсагы белән сыйлап каршы алды. Фойеда Кунашак районы кул осталарының иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.


Бүген Чиләбе өлкәсендә 162 меңнән артык башкорт исәпләнә. Алар Кунашак, Аргаяш, Красноармейск , Сосновка, Чибәркүл районнарында, шулай ук өлкәнең көньяк территорияләрендә – Магнитогорск, Троицк, Агап, Кизил районнарында яши.


“Безнең бурыч — ел саен Башкортстаннан читтә яшәүче ватандашларыбыз өчен башкорт җырларын һәм биюләрен өйрәнү буенча осталык дәресләре үткәрү, курайда, кубызда уйнарга өйрәтү. Бу — күренекле дәүләт эшлеклеләренең, галимнәрнең, шагыйрьләрнең, спортчыларның ватаны. Биредә Кадир Даян, Мөхәммәдъяр Хәй, Галимов Сәләм, Шәрифә Тимергазина, Советлар Союзы Геройлары Барый Солтанов, Гаяз Баймурзин һәм башка бик күп исемнәр башкорт халкы тарихына кергән төбәк. Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге башкорт халкының телен һәм мәдәниятен саклау буенча зур эш башкара. Безнең төбәкләр арасында элемтәләр алга таба да ныгыр, күпмилләтле илебезнең бердәмлеген тәэмин итәр, дип ышанабыз”, — дип билгеләп үтте Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиле Әлфир Баимов.


Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс) башкарма комитеты рәисе Галим Якупов үз чыгышында башкортларның үз тамырларын белү мөһимлегенә басым ясады, аларны үз шәҗәресен төзергә чакырды. Башкарма комитет исеменнән ул Кунашак районы башкортлары корылтае рәисе Хәбрахман Мансуровка һәм Кунашак бистәсенең иҗтимагый оешмасы әгъзаларына рәхмәт белдерде.


“Чараларны да барлык иҗтимагый оешмалар белән бергә уздырабыз. Башкортстанның 100 еллыгына без 14 чара уздырдык. Хәзер хәтта Кунашак районының хоккей командасының свитерларында да курай эмблемасы белән башкорт орнаменты бар”, — дип сөйләде Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы башкортлары корылтае рәисе Хәбрахман Мансуров һәм осталык дәресләре үткәргән педагогларга рәхмәт хатлары тапшырды.


Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын тормышка ашыру һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлсем Дилмөхәммәтова милли мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне билгеләп үтте.


Кунашак районы гомуми белем бирү оешмаларында башкорт телен өйрәнү төркемнәрен оештыру мәсьәләләре буенча мәгариф идарәсе вәкилләре белән очрашу узды. Укытучылар һәм директорларның балаларны башкорт теленә өйрәтү теләге зур. Педагогларның сораулар күп булды. Иң мөһиме — балаларны башкорт телен өйрәнүгә дәртләндерү. Башкортстан ягыннан башкорт теле өйрәнелә, яки дәрестән тыш эшчәнлек алып барыла торган мәктәпләрне, кирәкле укыту-методик әсбаплар, дәреслекләр белән тәэмин итүдә, кабинетларны стендлар һәм башка күрсәтмә әсбаплар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтелә.


Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: