+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 октябрь 2021, 11:15

Һәр балага 20 мең сум түләргә уйлыйлар...

Бу максатларга федераль бюджет чыгымнары елына якынча 60 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Һәр балага 20 мең сум түләргә уйлыйлар...
Һәр балага 20 мең сум түләргә уйлыйлар...
Исәп палатасы ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү өчен "ана капиталы" акчалары исәбенә 20 мең сум күләмендә еллык түләүне кертергә тәкъдим итте. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.
 

Якынча бәяләүгә караганда, бу максатларга федераль бюджет чыгымнары елына якынча 60 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Моннан тыш, ведомство "ана капиталы"н куллану вакытына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.


Әлеге вакытта, Исәп палатасы искәртеп узганча, балага өч яшь тулганчы ата-аналарга тиешле акчаларны кредит, мәктәпкәчә белем бирү, инвалид балалар өчен товарлар сатып алу һәм ай саен бирелә торган түләүләр өчен файдаланырга мөмкин. Әмма ведомствода "ана капиталы"н торак сатып алуга, белем бирүнең башка төрләренә һәм тупланма пенсиягә тотарга рөхсәт итәргә кирәк, дип саныйлар.


Яңа чара 1,5 миллионнан артык кешегә кагылыр иде, ә аны тормышка ашыру өчен 47,2 миллиард сум тирәсе акча кирәк булачак, дип белдерәләр ведомствода.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: