+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 октябрь 2021, 20:25

Башкортстан балалары ничек ял итте?

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды.

Башкортстан балалары ничек ял итте?
Башкортстан балалары ничек ял итте?
Җәйге чорда Башкортстан территориясендә балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына кергән 1462 учреждение эшләгән. Бүгенге көнгә балаларны барлык ял төрләренә җәлеп итү күрсәткече 79,6 процент тәшкил иткән — укучыларның гомум саныннан 396 327 бала. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Быел Башкортстан илдә, Псков, Волгоград, Пенза һәм Иваново өлкәләре белән беррәттән, “Геройлар иле” Бөтен­русия лагере уздырылган бишенче мәй­данчык булды. Проектны Уфа районы­ның “Огонек” лагере базасында Русия хәр­би-тарихи җәм­гыяте оештырды. Анда 1000, шул исәп­тән Башкортстаннан 750 бала катнашты.
Сәламәтләндерү кампаниясе чорында муниципалитетлар
20 486 бала өчен 953 онлайн-смена оештырды, анда безнең республикадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән һәм илләрдән дә укучылар җәлеп ителде.
Быел барлык сәламәтләндерү оешмалары да ике СанПиН таләпләренә туры китереп ачылды. Күп кенә муниципалитетлар тарафыннан республикада Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан ачыкланган хилафлыкларны бетерү буенча эш алып барылды.
2021 елның 1 сентябренә Башкортстанда балаларның ялына һәм аларны савыктыруга гомум чыгымнар 1 482 миллион сум тәшкил итте.
Билгеле булуынча, быел безнең төбәктә Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән ата-аналар өчен шәһәр яны стационар лагерьларына юлламалар хакын компен­сацияләүнең ике төре каралган.
Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, 2021 елда ата-аналар шәһәр читендәге стационар балалар лагерьларына киткән чыгымнарны компенсацияли алган. Шулай итеп, 22 260 кеше республика балалар ялы порталы аша юлламаның уртача бәясенең 70 проценты күләмендә түләүне компенсацияләүгә сертификат белән файдаланган. Тагын 10 525 ата-ана федераль бюджет акчалары исәбенә чыгымнарның бер өлешен туристик кешбэк программасы сайты аша юллама бәясенең 50 проценты күләмендә кире кайтарган, шулай ук юлламаның билгеләнгән уртача бәясеннән 30 проценты күләмендә төбәк ярдәменнән файдаланган.
Якынча мәгълүматларга караганда, республика бюджетыннан бирелгән финанс чараларын янга калдыру 338 миллион сумга якын тәшкил иткән. Экономия балалар туристик кешбэгын кертү һәм балаларның отрядларда 75 процентка кадәр генә булуы белән бәйле.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә барлыкка килгән экономиянең яртысын балалар сәламәтләндерү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга юнәлтергә кушты.
— Бу акчалар безнең лагерьларны санитар таләпләргә туры китерергә мөмкинлек бирәчәк. Барлык ял оешмалары дәүләт реестрына керә һәм киләсе җәйге кампаниягә балалар өчен үз ишекләрен ача алачак, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе мәгълүмат­ларына караганда, җәйге чорда балаларның ял һәм аларны сәла­мәтләндерү оешмаларында күпләп ризык белән агулану очраклары булмаган.
Әмма җәйге кампания вакытында 24 балалар ял лагеренда 214 яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очрагы теркәлгән.
Министр белдерүенчә, бу очраклар буенча эпидемиягә каршы чаралар вакытында үткәрелгән. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 5 шәһәр читендәге стационар лагерьда балалар һәм өлкәннәрдә COVID-19 ачыклану сәбәпле смена туктатылды. Һәр әти-әни белән бу мәсьәлә аерым тикшерелгән, юллама өчен түләнгән акчалар кире кайтарылган.
– Киләсе ел да шундый ук катлаулы көтелә, һәм санитар-эпидемиологик таләпләр шундый ук катгый булачак. 2022 елда барлык сәламәтләндерү учреждениеләре реестрга керсен һәм 1 июньнән ачыла алсын өчен бүгеннән үк шәһәр читендәге, шулай ук мәктәп яны лагерьларын әзерләүне башларга кирәк, — дип белдерде министр.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
 


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: