+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 октябрь 2021, 16:40

Башкортстан егете сынатмады!

Тимербулат Әхмәдуллин “Минем илем – минем Русия” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Башкортстан егете сынатмады!
Башкортстан егете сынатмады!
Мәскәүдә “Минем илем – минем Русия” Бөтенрусия конкурсында катнашучылар өчен "Минем горурлыгым. Минем илем. Минем кече ватаным” яшьләр форумы узды. Форум “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе булып тора.

Чара кысаларында "Минем горурлыгым. Минем кече ватаным” һәм "Минем илем. Минем тарихым. Минем космос" номинацияләре буенча нәтиҗә ясалды. Онлайн һәм офлайн форматларда узган яклау нәтиҗәләре буенча 23 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Башкортстан вәкиле — Тимербулат Әхмәдуллин да бар.

Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Тимербулат Әхмәдуллин - төбәктә яшәүчеләрне Герой-шәһәрләр тарихы белән таныштыра торган квест уздыру идеясенең авторы. Проект кысаларында Башкортстан яшьләре өчен кимендә 50 чара үткәрү планлаштырыла. Конкурс экспертлары алдында башлангычны проект командасы әгъзасы Наталья Толстолуцкая тәкъдим итте.

"Квест станцияләр буенча уен рәвешендә гамәлгә ашырылган, аларның һәркайсы Герой-шәһәрләрнең берсенә багышланган. Һәр этапта катнашучылар шәһәр югары бүләккә лаек булган вакыйгалар турында тарихи белешмә белән таныша, шуннан соң биремне үтәүгә керешә. Чара Русиянең һәр төбәге өчен актуаль дип ышанабыз, шуңа күрә безгә “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасы конкурсы мәйданчыгында үз идеяләребез белән уртаклашу аеруча күңелле булды", – дип сөйли Тимербулат Әхмәдуллин.

29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр узган "Минем горурлыгым. Минем илем. Минем кече ватаным” Бөтенрусия яшьләр форумында катнашу хокукына "Минем горурлыгым. Минем кече ватаным (Минем шәһәрем. Минем авылым)", шулай ук “Минем илем. Минем тарихым. Минем космос” номинациясе финалчылары лаек булды. Космос тематикасы, фән һәм технологияләр белән беррәттән, “Минем илем – минем Русия " конкурсның 18 сезоны өчен төп тема булды.
 
Фото: Тимербулат Әхмәдуллинның шәхси архивыннан. 
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: