+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь 2021, 11:55

“Башкортстан вузларының “Приоритет-2030” программасында катнашуы ил икътисады өчен мөһим

Кичә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Приоритет-2030" стратегик академия лидерлыгы программасы кысаларында Белем бирү оешмаларын үстерү программаларына ярдәм итү буенча совет утырышында катнашты.  

“Башкортстан вузларының “Приоритет-2030” программасында катнашуы ил икътисады өчен мөһим
“Башкортстан вузларының “Приоритет-2030” программасында катнашуы ил икътисады өчен мөһим

Исегезгә төшерәбез, аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләтеп җибәрделәр.

Совет 1 октябрьдә Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә эшли башлады. Өч көн дәвамында, 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр, аның экспертлары илнең 54 югары уку йорты арасында 1 миллиард сумга кадәр күләмдә «Приоритет-2030» грантының махсус өлешен бүлүгә конкурс үткәрә.

— Үз масштабы буенча "Приоритет-2030" алдагы белем бирү программаларыннан шактый алда бара. Анда катнашучылар инде 100 миллион сум күләмендә грантның база өлешен алды. Сайлап алуның икенче этабына 54 университет узды, аларның үсеш программалары гадәти модельләрдән киңрәк, – дип белдерде Дмитрий Чернышенко, Совет эшен ачып. - Уңышлы якланганнан соң алар грантның махсус өлешен алачак, аның буенча сумма елына 1 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Җиңүче югары уку йортлары Русия картасында фәнни-технологик үсешнең таяныч нокталары булыр дип өметләнәбез.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146016.html

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146016.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: