-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2021, 17:34

"Башкорт теле. Яңа караш" китабы дөнья күрде

Китап урыс телендә аралашучыларга башкорт телен өйрәнүдә ярдәм итәчәк.

"Башкорт теле. Яңа караш" китабы дөнья күрде
"Башкорт теле. Яңа караш" китабы дөнья күрде

Бүген "Башинформ" агентлыгында "Башкорт теле. Яңа караш" уку әсбабы презентациясе үтте. Әлеге китапны Уфа күппрофильле һөнәр колледжы бастырды. Моның өчен колледж Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына ия булды. Әлеге грант республикада туган телләрне саклау максатында булдырылды. Әлеге уку кулланмасы башкорт телен 32 академик сәгатьтә өйрәнүне үз эченә ала.

- Китап башкалардан ничек аерыла соң? Биредә телгә, аны куллануга яңача караш сизелә. Пособие урыс телендә аралашучыларга телне өйрәнергә ярдәм итә. Биредә республика тарихы, тел үсеше тарихы турында да мәгълүмат бар. Китапны язуда дөнья тәҗрибәсенә басым ясалды, - диде китап авторларының берсе, филология фәннәре кандидаты, доцент, әлеге колледж преподавателе Фәнзил Бүләков.

Пособие 7 тематик бүлекне һәм 3 кушымтаны үз эченә ала. Ул башлыча телне куллануга багышланган. Атап әйткәндә, сөйләм-тел-сөйләм принцибы белән язылганлыгын билгеләде китапның икенче авторы, филология фәннәре кандидаты, доцент, колледж директоры урынбасары Рила Латыйпова.

Китап авторлары пособиенең теориягә туры китереп, практикага нигезләнеп язылуын ассызыклый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: