+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 09:30

Авылның киләчәге яшь, чәмле мөгаллимнәр кулында!

Бүздәк районының Каран мәктәбе педагоглары Зөлфия һәм Айрат Мансуровлар нәкъ шундый җаваплы бурыч башкара.

Авылның киләчәге яшь, чәмле мөгаллимнәр кулында!
Авылның киләчәге яшь, чәмле мөгаллимнәр кулында!
Октябрь башында мәктәпләрдә, төрле уку йортларында аеруча җанлылык, бәйрәмчә кәеф сизелә. 1994 елдан педагогларның һөнәри бәйрәме 5 октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көне буларак билгеләнә. Әлбәттә, андый бәйрәм элек тә булды, совет чорында октябрьнең беренче атнасының ялында без яраткан укытучыларыбызны тәбрикли идек.


Әйтергә кирәк, тормыш танымаслык булып үзгәрсә дә, укытучының төп бурычы үзгәрми. Бүген дә илгә белемле, кешелекле, Ватанын, халкын яратучы шәхесләр кирәк. Андый шәхесне тәрбияләү өчен укытучы үзе тирән гыйлемле, төпле акыллы булырга, заман белән бергә атларга тиеш.
Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова да — нәкъ шундый талантлы, киң карашлы, яңа идеяләр белән янып эшләүче укытучыларның берсе. Шунысы игътибарга лаек: Зөлфия Җәмил кызы укытуда заманча технологияләрне кулланучы, уку-укыту яңалыклары белән социаль челтәрләрдә даими танышып баручы алдынгы карашлы педагог булуы белән дә аерылып тора.

Бүздәк районының Яңа Шыгай авылында туып-үскән Зөлфия Җәмил кызы бу үтә дә җаваплы һәм тынгысыз һөнәрне очраклы гына сайламаган. Сер түгел, мәктәпкә очраклы гына килгән кешеләр балалар белән уртак тел таба алмый, я бөтенләй эштән китә, я битарафлык сазлыгына чумып, укучыларны үз фәненнән надан калдыра. Шуңа да укытучылык эше синең җаныңда, каныңда һәм йөрәгеңдә булырга тиеш.

Белем алу теләге бөтерчек кебек кечкенә кызчыкта бик көчле була. Зөлфиягә беренче сыйныфны күрше Хәҗимән авылына йөреп укырга туры килә, чөнки үз авылларында башлангыч мәктәп тә булмый. Яңа гына укуын тәмамлап кайткан бертуган Фәйрүзә апасын нәкъ шул белем учагына укытучы итеп җибәрәләр. Яңа Шыгайдан өч чакрымда урнашкан авылга барыр өчен урман аша үтәргә кирәк. Нәни куллары белән апасының кулын кысып тоткан кызчык һич калышмый, пычрак ерып атлый. Алда юл тагын да катлаулана: олы юлга чыкканчы әрәмәлекне үтеп, басма аша чыгарга кирәк. Инешнең суы да сай гына, ләкин шул басманы чыкканчы Зөлфиянең нәни йөрәге кысылып-кысылып куя. Парта артында утырып уку теләге белән янган кызның авызыннан бер генә тапкыр да “Апа, арыдым,” яки “куркам” дигән сүзләр чыкмый.

Ул вакытта авыл укучыларының мәктәпкә җәяү йөреп укуы гадәти күренеш иде. Зөлфиягә дә ахирәтләре белән бергә, Сабай мәктәбенә язын-көзен пычрак ерып, кышын ачы бураннарда калып, көн дә биш чакрым араны узып, белем үрләрен яуларга туры килә.

— Балачактан әдәбиятка гашыйк идем. Әнием Фәния Фәррәхетдин кызы — хат ташучы, әтием Җәмил Гали улы — алдынгы механизатор. Гади авыл эшчәннәре булуына карамастан, безнең өйдә һәрвакыт кич утырып китап уку булды. Әнием бихисап гәзит-журналларга язылды. Татарстан һәм үзебезнең республика матбугатыннан без бер дә өзелмәдек. Китапларны почта аша яздырып ала идек. Сабай мәктәбенең китапханәсе дә бик бай иде. Мин ике көн саен укырга китап алам. Китапханәче Илмира апа Арсланова, шулай тиз укуыма ышанмагач, эчтәлеген сөйләтеп карый. Мин берсен укыганчы икенчесен әтием укый, аннары әсәрне бергәләп тикшерә идек. Татар әдәбиятына сөюемне сизеп алган татар теле укытучысы Нәсимә апа Сәетова мине олимпиадаларга йөртә башлады. Ул вакытта хәзерге кебек төрле иҗади конкурслар юк иде. Шулай итеп, 11нче сыйныфны тәмамлау белән БДПУның филология факультетына юллануымны сизми дә калдым, — дип искә ала Зөлфия Җәмил кызы укытучы һөнәренә таба салган беренче сукмакларын.
2006 елда М. Акмулла исемендәге БДПУның татар-инглиз теле бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын Бүздәк районының Түреш мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып башлый ул. Күп тә үтми яшь, чибәр, сөйкемле кыз Әмир авылы егете белән таныша. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаган Айрат та һөнәре буенча укытучы — укучыларга физика-математика фәннәреннән белем бирә. Шунысы мөһим: бүген Каран мәктәбен җитәкләүче Айрат Флүр улы — укытучылар династиясен дәвам итүче педагог. Әтисе Флүр Хәким улы балаларга трактор серләрен төшендерсә, җыр-моңга гашыйк әнисе Зөлфирә Шәйбәк кызы мәктәптә музыка дәресләрен укыткан, авыл малайларын баянда уйнарга өйрәткән. Әйтергә кирәк, абруйлы укытучылар 40 елга якын хезмәт юлларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Аларның кызлары Лилия дә укытучы һөнәрен сайлаган.

— Без бергә җыелышсак, кечкенә педсовет була да куя, — дип көлешә Зөлфия һәм Айрат Мансуровлар.

Әлбәттә, районда хөрмәтле педагоглар гаиләсенә килен булып төшү Зөлфиянең хезмәт уңышларына да этәргеч бирми калмый. 2011 елдан алып Мансуровлар гаиләсе Каран мәктәбенең матди базасын ныгыту, авыл мәктәбенә заманча үзгәрешләр кертү, укучыларга сыйфатлы белем бирү, һәр баланың сәләтен ачу өчен күп көч сала.

Мәктәп — үз сәясәте, законнары, гореф-гадәтләре һәм, әлбәттә, укытучылар, укучылар һәм ата-аналардан торган халкы булган кечкенә дәүләт ул. Менә шул дәүләтнең хәле, андагы атмосфера күпчелек очракта гомум эш өчен зур җаваплылык тоючы кешеләренә һәм җитәкчесенә бәйле. Әгәр җитәкче вазыйфасында укытучылык эшен генә түгел, хуҗалык эшләрен алып баруны да төптән белүче көчле зат була икән, димәк, ул кечкенә дәүләтнең киләчәге ышанычлы.

Районда нәкъ шундый ышанычлы һәм тәҗрибәле директорларның берсе булган Айрат Флүр улы җитәкләгән мәктәп, коллектив һәм укучылар турында бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була. Тулысынча капиталь ремонт үткәрелгән, һәр сыйныфта заманча җиһазлар урнаштырылган матур мәктәп, андагы иҗади укытучылар һәм сәләтле укучылар белән безгә дә танышу бәхете тиде.

“Ул — һәрвакыт минем киңәшчем, эштә дә, гаиләдә дә зур терәгем, — дип елмая Зөлфия Җәмил кызы, гаилә башлыгы турында сүз чыккач. — Берсеннән-берсе акыллы, туган телне яратучы ике кызыбыз белән дә чиксез горурланабыз”.

Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты дәресләре балаларга кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен укытучы төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Укучылар белән бихисап конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашып, беренче урыннар яулый. Алар оештырган “Салават күпере” курчак театры Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә республика Башлыгы гранты конкурсында җиңүче булды.
— Сыйныфтан тыш уку дәресләренең бер юнәлеше — укучыларны театр эшчәнлеге белән дә таныштыру. Безнең мәктәптә курчак театры күптән эшләп килә иде. Балаларның үз куллары белән курчак тегеп, рольләрне тырышып-тырышып өйрәнүен күреп, аны алга таба үстерү теләге белән күптән янып йөри идек. “Салават күпере” курчак театрын баетуга, җанландыруга нәкъ менә грант ярдәмгә килде, — ди Мансуровлар.

Тынгысыз, тырыш мөгаллимәнең хезмәтен бәяләп, 2017 елда — “Русиянең иң яхшы укытучысы” гранты, 2018 елда “Баш­кортстанның мәгариф отличнигы” исеме бирелә. Укытучы даими эзләнүдә, үсештә булырга тиешлегенә яхшы төшенгән Зөлфия Җәмил кызы 2017 елда янә М. Акмулла исемендәге БДПУга килә. Филология фәннәре докторы, профессор, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов киңәше белән магистратура тәмамлый һәм ике ел дәвамында кафедрада өлкән укытучы вазыйфасын башкара. “Кайчандыр үзем студент булып йөргән аудиторияләрдә дәресләр укыту минем өчен зур тәҗрибә булды”, — дип уй-фикерләре белән бүлешә мөгаллимә.

Зөлфия Җәмил кызы лаеклы дәвамчылар үстерүе белән дә горурлана. Аның олимпиадаларда, конкурсларда катнашып йөргән укучылары үзе кебек үк татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаган. Галия Шадманова, Юлия Якупова, Илүсә Гафурова кебек укучылары бүген аның эшен дәвам итә. Аларның берсе — Илүсә Илдус кызы белән хәтта бер коллективта эшлиләр. Быелгы уку елында Алинә Сабитова БДПУның татар-инглиз теле бүлегенә укырга кергән.

— Татар теле мине үстерде, кеше итте. Көн дә дәртләнеп эшләргә этәргән бер тылсымлы көч кебек кабул итәм мин аны. Туган тел укытучысы гына ата-бабадан килгән кыйммәтле хәзинәне киләчәк буынга тапшыра ала, дигән фикердә калам. Бу — безнең изге бурычыбыз, — ди, горурланып, мөгаллимә.

 
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
 
Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: