-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 16:10

"Сез — үз һөнәрегезгә тугрылык үрнәге!"

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Сез — үз һөнәрегезгә тугрылык үрнәге!"
"Сез — үз һөнәрегезгә тугрылык үрнәге!"
“Хөрмәтле укытучылар, педагоглар һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Һәрвакыт укытучы иң ихтирамлы һәм хөрмәтле кеше булды һәм шулай булып кала да, заманча технологияләргә һәм мөмкинлекләргә карамастан, баланың педагог белән шәхси элемтәсе элеккечә бик мөһим.

Укытучы һөнәре — ул эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, җаваплылык һәм киң күңеллелек, зирәклек һәм сабырлык. Бүген Ватан педагогикасының традицияләренә тугры калып, шул ук вакытта заман белән бергә атлау һәм укытуның яңа ысулларын куллану, чөнки иң мөһиме — балаларда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләү, аларның талантларын ачу, хезмәт итәргә һәм мөстәкыйль фикер йөртергә, тормышта үз юлыңны билгеләргә өйрәтү.

Хезмәтләрен дәвам иткән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез яшь укытучылар өчен үрнәк, үз эшегезгә тугрылык үрнәге булып торасыз.
Кадерле укытучылар, битараф булмаган йөрәгегез, чиксез сабырлыгыгыз, югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Русиянең барлык киләчәге - сезнең кулларда.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иҗади энергия телим!”, — ди үзенең котлавында Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.


Фото: progorodsamara.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: