Һәр елны Укытучылар көне уңаеннан республиканың иң яхшы педагоглары өчен тантаналы чаралар оештырыла. Кичә, 4 октябрьдә, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында республика конкурсында җиңгән 50 укытучыны тәбрикләү тантанасы үтте. Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата премиясенә 50 укытучы лаек булды.
Тантаналы чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, министрның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, министр урынбасары Әлфия Галиева, ведомствоның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
“2007 елдан башлап ел саен Укытучылар көне алдыннан без башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларын һәм преподавательләрен хөрмәтлибез. Быел 15 тапкыр билгеләп үтелгән чараны — юбилей елы дип тә әйтеп була, һәм бу еллар эчендә иң яхшылар пьедесталына 700 башкорт һәм урыс теле укытучысы күтәрелде. Бүген бу исемлек тагын 50 педагогның исемнәре белән тулыланачак, алар үзләренең һөнәри осталыгы, фәнне югары сыйфатлы укыту, укучылар белән эшләүдә яхшы нәтиҗәләр белән республиканың дәүләт телләрен үстерүгә зур өлеш кертәләр”, — диде Айбулат Хаҗин, республиканың иң яхшы педагогларын котлап.
Билгеле булуынча, 2007 елдан Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларын һәм преподавательләрен акчалата бүләкләү турында”гы карары нигезендә мәгарифне үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле һөнәри эшчәнлеге өчен ел саен бер төркем педагоглар 50 мең сум күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнә.
Быел да Хөкүмәт карары нигезендә нәтиҗәле һөнәри эшчәнлек һәм республика мәгарифен үстерүгә шактый зур өлеш керткән өчен 50 башкорт һәм урыс телләре укытучысы 50 мең сум күләмендә премия алды.
Фото: bashinform.ru