+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 октябрь 2021, 11:40

“Һөнәремә гашыйк мин!"

Бишбүләк 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Сәйфуллина һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган.

“Һөнәремә гашыйк мин!"
“Һөнәремә гашыйк мин!"

ХХI гасырда инглиз телен белү дәрәҗәле санала. Шуңа күрә бу белемгә өйрәтүче белгечләргә дә ихтыяҗ зур. Чит тел укытучысы — башка ил мәдәнияте серләренә үтеп керүче һәм аны укучыларына тапшыручы кеше.


Бишбүләк 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Сәйфуллина — “Авыл укытучысы” программасында катнашучы. Ләйсән Гали кызы тумышы белән Зилаер районыннан. Тугызынчы сыйныфтан соң Сибай педагогия колледжына укырга керә.


— Минем инглиз теле укытучым ачык ишекләр көненә колледжга барырга тәкъдим итте. Миңа студентлар мохите бик ошады. Ул вакытта икенче курс студентларының дәресендә катнаша алдым, алар инглиз телендә сөйләште, һәм мин аларны аңлап утырдым, бу тел белән кызыксынуым артты, — дип сөйли Ләйсән Гали кызы.


Колледжны тәмамлап, кыз Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Педагогның әти-әнисе кызларының медицина буенча китүен тели. Соңгы курста кыз шәһәр мәктәпләренең берсендә практика уза, университетны тәмамлаганнан соң, аны эшкә чакыралар. Ләйсән Гали кызы бу мәктәптә тугыз ел уңышлы гына эшли, аның укучылары төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый.


Ләйсән Белорет районы егетенә кияүгә чыккач, яшь пар шунда яшәргә күчеп килә. Яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып кызлары дөньяга килә. Вакыт уза, кызлары үсә, аңа мәктәпкә барырга вакыт җитә. Ләйсән киләчәк тормышы турында уйлана һәм 2020 елда “Авыл укытучысы” программасы буенча Бишбүләк районына күчәргә карар кыла.


Әле дә тырыш мөгаллимә барлык көчен салып, укучыларына чит тел серләрен төшендерә, яраткан һөнәреннән илһам һәм дәрт алып, киләчәккә кыю адымнар белән атлый.

 

Фото: svetput.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: