-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 октябрь 2021, 12:55

Кырмыскалы районы мәктәпләре дә яңа автобуслы булды

Районда мәктәп автобуслары паркы яңара, шул көннәрдә генә өч мәгариф учреждениесе яңа автобуслы булды.

Кырмыскалы районы мәктәпләре дә яңа автобуслы булды
Кырмыскалы районы мәктәпләре дә яңа автобуслы булды
Әлеге вакытта районыбызда бер меңнән артык баланы мәктәпкә автобуслар йөртә. Шунысы куанычлы, техника паркы елдан-ел тулыланып, яңартылып тора. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенә, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Ә быел мондый бәхет районыбызның өч мәктәбенә елмайды. Иске Муса һәм Мөкәй мәктәпләре әле 16 урынлык яңа “ГАЗель-НЕКСТ” автобусларын рәсмиләштерү эше белән мәшгуль. Моннан тыш, яңа микроавтобуслар авыл мәктәпләре укучыларына район һәм республика олимпиадаларында һәм спорт ярышларында катнашырга да мөмкинлек бирәчәк.
Кырмыскалы авылының С.М. Чугункин исемендәге мәктәбе өчен автобус аеруча мөһим иде. Беренче мәктәп бинасы авария хәлендә дип танылганнан соң, укучылар район үзәгендәге ике уку йортына бүленде һәм балаларны йөртү өчен автобуслар җитми иде. Хәзер бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк.
Автобуслардан файдалану вакыты - 10 елдан артык түгел. Мәгариф учреждениеләренең транспорт паркын яңарту буенча республика программасы ярдәмендә алар вакытында алыштырылып тора.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: