+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 октябрь 2021, 14:50

Укучылары өметләрен акласын!

Благовещен 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зинера Ибәтуллина моның өчен барлык тырышлыгын сала.

Укучылары өметләрен акласын!
Укучылары өметләрен акласын!
Зинера укытучы һөнәрен балачакта ук сайлый. Благовещен педагогия колледжын, аннан соң Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын тәмамлый.
Зинера Ибәтуллина әлеге вакытта Благовещен районының Благовещен 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Сыйныфта укучылар күп, барлык балалар да төрле. Араларында тиктормаслары да байтак. Дәрес буе аларның игътибарын җәлеп итү — гади бурыч түгел. Зинера Зәйтүн кызына бу эштә иҗади карашлы булуы ярдәмгә килә.

“Бу - интерактив уеннар да, укытуның инновацион санлы технологияләре дә. Шул ук вакытта балаларның барлык мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәк, — дип сөйли талантлы педагог. — Балалар — кечкенә саф күңелле кешеләр, йомшак пластилин кебек, алар алдында әхлакый сыйфатларын үстерү өчен җаваплылык тоясың. Ә башлангыч сыйныф укытучысы, әлбәттә, мәктәптә аларны иң якын кешесен – әнисен алыштыра. Балаларның укытучыны яратуы һәм аның артыннан иярүе бик мөһим, димәк, аларның һәркайсына җылылык һәм наз кирәк. Хәзер минем максатым — укучыларымны язарга, укырга һәм санарга гына түгел, ә үз Ватаныңны яратырга, аларны үз илеңнең чын патриотлары булырга өйрәтү”.

Шунысы да игътибарга лаек, Зинера Зәйтүн кызы мәктәптә генә түгел, мәгариф идарәсендә уку дисциплиналары буенча методист булып та эшли.
Быел Зинера Ибәтуллина "Ел укытучысы” район конкурсында җиңүче булды. Соңыннан республика этабында Благовещен командасын лаеклы тәкъдим итте. Ул “Башкортстанның ел укытучысы-2021” лауреаты булды.

Зинера Зәйтүн кызының якты хыяллары чынга ашсын, укучылары аның тырышлыгын, өметләрен акласын дигән теләктә калабыз.

 
 
Фото: blagpanorama.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: