Башстатның 2021 елның беренче яртысындагы мәгълүматлар әнә шундый.Хезмәт хакы дәрәҗәсе педагог йөкләнешеннән чыгып билгеләнә, шулай ук категория, стаж, белем алу өчен стимуллаштыручы түләүләрне үз эченә ала. Тагын компенсация түләүләре бар, мәсәлән, авылда, милли мәктәптә, интернатта, аерым балалар белән эшләгән өчен, сыйныф җитәкчелеге өчен һәм башкалар. Укытучыларга йөкләнеш җитәрлек.Педагоглар һәм остазлар өчен хезмәт хакы системасын камилләштерәләр. Бу мәсьәлә белән Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча профильле министрлыклар шөгыльләнә инде. Башкортстан педагоглары бу реформаны хуплады."Реформаның максаты - барлык түләүләрнең үтәкүренмәлелеген арттыру, төп керемнең тотрыклы үсеше, нигездә, урыннардагы башлык карарларына бәйле түгел, һәркемгә гарантияләнсен өчен мәҗбүри база өлеше күләмен ныгыту», - дип сөйләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәл Әхмәтшина.Нәрсәләр үзгәрәчәген шушы сылтама буенча карап белергә була: https://disk.yandex.ru/i/rLTu9NWmYRZz0Q .
Фото: tvk6.ru