-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 октябрь 2021, 10:25

Табиблар да коткара алмаган...

Укучылар арасындагы конфликт канлы фаҗига белән тәмамланган.

Табиблар да коткара алмаган...
Табиблар да коткара алмаган...
Махачкала мәктәпләренең берсендә укучылар арасында коточкыч хәл булган. 51нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы сыйныфташына пычак белән чәнечкән, зыян күрүче дәваханәдә үлгән.

Бу хакта “Телеграм”-“112” каналы хәбәр итә.

Үсмерләр арасында күптән конфликт булуы турында билгеле. Чираттагы конфликт барышында малайларның берсе пычак чыгарып, көндәшенә кадаган. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр, әмма табиблар аны коткара алмый.

Һөҗүм итүче сүзләренә караганда, ул үтерергә теләмәгән, барысы да очраклы килеп чыккан.

“Кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: