-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 октябрь 2021, 16:25

Быел көзге каникуллар булырмы?

Мәгариф һәм фән министрлыгы бу сорауга ачыклык кертте.

Быел көзге каникуллар булырмы?
Быел көзге каникуллар булырмы?
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә көзге каникулларны күчерү турындагы мәгълүматны кире кактылар.
Билгеле булуынча, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда, эпидемия шартларына бәйле рәвештә, мәктәпләрдә көзге каникуллар вакыты үзгәрә икән, дигән мәгълүмат таралды.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен белдерделәр.

Каникуллар календарьдагы уку графигы буенча планлаштырылган: чирекләп укучылар өчен 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Триместр режимында эшләүче мәктәпләр өчен көзге каникуллар 15-20 ноябрь көннәрендә узачак.


Фото: penzavzglyad.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: