+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 октябрь 2021, 14:20

“Белем” премиясе лауреаты буласың киләме?

Анда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

“Белем” премиясе лауреаты буласың киләме?
“Белем” премиясе лауреаты буласың киләме?
Башкортстан халкы ел саен үткәрелә торган “Белем” укыту-агарту премиясендә катнаша ала. Русия "Белем" җәмгыяте гаризалар җыюны игълан итте. Премия 13 номинацияне үз эченә ала һәм Русия мәгариф эшлеклеләренә фән һәм технологияләр, бизнес, тарих, экология, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә, шулай ук мәктәпләрдә һәм вузларда мәгърифәтчелек эшчәнлеге, телевидение һәм радио, укыту-агарту фильмнары һәм чаралары өчен биреләчәк.

Анда җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, преподавательләр, мәктәп укытучылары, блогерлар, компанияләр вәкилләре һәм журналистлар катнаша ала. Өстәвенә, үзләрен генә түгел, башка кешеләрне һәм кызыклы проектларны номинацияләргә мөмкин.
Премия — үз проектлары турында сөйләү һәм танылу алу өчен тагын бер мөмкинлек, дип саный Башкортстан Республикасы Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Бу елның язында Башкортстанда Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге кысаларында “НОЦ лекторийлары” дигән яңа фәнни-агарту проекты ачылды. Лекторийны 4 меңнән артык кеше тыңлаган да инде. Фәнгә лекцияләр аша мәктәп укучылары, студентлар, галимнәр, укытучылар һәм башка кызыксынган кешеләр кушылды. Лекторийны http://nocrb.ru/lecture буенча теркәлеп, бушлай тыңларга була.

“НОЦ лекторийлары" да фән, технология һәм инновацияләр өлкәсендә алдынгы белемнәр белән әйдәп баручы университет профессорлары һәм дөньякүләм танылган галимнәр уртаклаша. Лекторий үз эшен яз көне Евразия фәнни-тикшеренү институтында катнашучы Сколков фән һәм технология институтының әйдәп баручы галимнәренең ачык лекцияләре сериясе белән башлады. Тыңлаучылар фән турында белеп кенә калмыйча, үзебезнең лекторий мәйданчыгында галимнәргә сораулар да бирә алалар", — дип сөйли Руслан Казыйханов.

"Белем” Бөтенрусия премиясен алу өчен гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр premiya.znanierussia.ru сайтында тапшырырга кирәк.Сайлап алуның төп критерийлары —проектның масштабы, социаль әһәмияте һәм уникальлеге яки мәгърифәтченең эшчәнлеге.

Премия лауреатлары Русиянең "Белем" җәмгыяте белән хезмәттәшлеккә чакырылачак һәм “Машук” белем бирү продюсерлык үзәге резиденты статусын алачак. Шулай итеп, алар мәгърифәтчелек контентын киң аудиториягә таныта алачак.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: