+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 октябрь 2021, 15:15

Һәр бала үз туган телен өйрәнсен

Мишкәдә полилингваль күппрофильле мәктәп барлыкка киләчәк.

Һәр бала үз туган телен өйрәнсен
Һәр бала үз туган телен өйрәнсен
Билгеле булуынча, быел августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республиканың Мишкә районына эш сәфәреннән соң, биредә полилингваль күппрофильле мәктәп булдырырга кушты.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә узган киңәшмәдә Мишкә авылының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасына янкорма төзү һәм капиталь ремонт ясау, заманча уку җиһазлары белән тәэмин итү, булачак полилингваль мәктәпне кадрлар һәм укыту-методик җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Александр Сидякин булачак полилингваль мәктәп проектын бассейн белән тулыландырырга кушты.

Башкортстан территориясендә 105 мең мари яши. Республика мәгариф системасында мари милләтеннән булган балаларның туган телдә белем алу һәм туган телне өйрәнү хокукларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Башкортстан Республикасының 16 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм якшәмбе мәктәбендә туган тел буларак мари телен өйрәнәләр. 2023 елда Мишкә районында ачылачак яңа полилингваль мәктәп республикада гына түгел, ә илдә дә мари телен, мәдәниятен һәм тарихын тирәнтен өйрәнү буенча алдынгы милли мәктәп булырга тиеш.

Билгеле булуынча, республикада 4 полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмалары эшли: Уфа шәһәренең 44нче полилингваль күппрофильле мәктәбе, Уфа шәһәренең “Смарт“ 162 нче полилингваль күппрофильле мәктәбе, Стәрлетамак шәһәренең 23нче полилингваль күппрофильле мәктәбе, Нефтекама шәһәренең “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернаты.


Фото: Мишкә 2нче мәктәбе сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: