-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь 2021, 18:55

40 меңлек флейтаны кем урлаган?

8 яшьлек кызның уен коралын ломбардта тапканнар.

40 меңлек флейтаны кем урлаган?
40 меңлек флейтаны кем урлаган?
Красноярскида музыка мәктәбе сакчысы 8 яшьлек кызның 40 мең сумлык флейтасын урлаган. Бу хакта “Красноярский рабочий” басмасы яза.

Укучы мәктәп фойесында футляры белән бергә уен коралын онытып калдырган. Икенче көнне кыз флейтасын эзләп килә, тик белем бирү оешмасында футлярны берәү дә күрмәгән, дип белдерәләр.

Укучының әтисе полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында хокук сакчылары флейта белән футлярны каравылчыга бирүләрен бер хатынның күреп калуын ачыклаган. Ир, чыннан да, онытып калдырган уен коралын аңа бирүләрен таныган, ә ул флейтаны ломбардка илтеп, 400 сумга тапшырган.
Оперативниклар урланган музыка коралын ломбардтан ала һәм хуҗасына кайтара.

Элек тә чит кеше милкен урлаган өчен хөкем ителгән каравылчыга карата "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 5 елга кадәр төрмә яный.
 

Күптән түгел Алтай педагогия лицеенда вахтада утырган хатын студент кызның 373 мең сумлык 34 бриллиантлы йөзеген урлавы турында язган идек. Хатын үз гамәлен "җен котыртуы" аркасында килеп чыгуы белән аңлаткан иде.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: