+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь 2021, 11:25

Математика буенча БДИны кире кайтарачаклар

Бу хакта матбугат конференциясендә “Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

Математика буенча БДИны кире кайтарачаклар
Математика буенча БДИны кире кайтарачаклар
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт аттестат алу өчен база дәрәҗәсендәге математика буенча мәҗбүри БДИны кире кайтарырга ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

“Безнең позиция шундый: база математикасын аттестат алучылар һәм аны вузга керү өчен сайламаучылар өчен мәҗбүри фән буларак кире кайтару. Вузга керү өчен математиканы сайлаган калган укучылар да уңай нәтиҗәгә ия булса, шулай ук аттестат алачак”, — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.
Музаев 2022 елда БДИ тапшыру форматы буенча карар якын арада кабул ителәчәк, дип белдерә.

“Якын арада без күп кенә сорауларга җавап бирәчәкбез. БДИны ковид аркасында бүлеп тапшыру булачакмы, әллә без элекке форматка әйләнеп кайтабызмы?” — ди ул.

Шул ук вакытта “Рособрнадзор” җитәкчесе 2022 елда язга планлаштырылган БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры COVID-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле булмавы мөмкин, дип белдерде.

Музаев шулай ук ведомствоның БДИны дистанцион тапшыру форматын карамавы, шулай ук мәҗбүри имтиханнар санын арттырырга җыенмавы турында хәбәр итте.

Тугызынчы сыйныфлардагы имтиханнарга килгәндә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте аларны киләсе елда традицион форматта үткәрергә планлаштыра: ике мәҗбүри фән (математика һәм урыс теле) һәм икесе сайлап алу буенча.

 
 
Фото: pervo.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: