Башкортстанда хәзерге вакытта 242 мәктәп COVID-19 аркасында карантинда, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Казак.
"Мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә авыручылар саны арта бара. Бүген 242 мәктәп карантинга ябылган, бу - 543 сыйныф. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында 222 коронавирус йогышы очрагы теркәлде", - диде баш санитар табиб.
Элегрәк ведомство биш кеше авырган сыйныфларда карантин кертелүе турында хәбәр иткән. “Роспотребнадзор” карары буенча, сыйныф 14 көнгә дистанцион укуга китә.
Фото: m.123ru.net