+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 октябрь 2021, 21:59

"Шәхси балалар бакчалары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш..."

18 октябрьдә республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен үстерү планнары турында фикер алыштылар.

"Шәхси балалар бакчалары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш..."
"Шәхси балалар бакчалары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш..."
Төбәктә барлыгы лицензияле 45 шәхси балалар бакчасы эшли, аларга 2872 бала йөри. Бу юнәлеш аеруча Уфа, Стәрлетамак, Уфа һәм Бәләбәй районнарында актив үсеш ала.

Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, 2020 елда Уфа һәм Стәрлетамакта дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бару өчен ата-аналарга 1059 сертификат бирелгән. Быел Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекамадан балалар өчен 2 мең сертификат бирү планлаштырыла. 2022 елдан программага Иглин районы керергә әзер.

Республикада шәхси балалар бакчалары өчен гамәлгә ашырыла торган тагын бер ярдәм чарасы – грант. «Демография» гомумдәүләт проектын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча төбәк проекты кысаларында узган ел Башкортстанга федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бу акчага биш шәхси балалар бакчасы һәм яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен 200 өстәмә урын булдырылган.

– Безнең иң кечкенә балалар белән эшебез бара. Шуңа күрә шәхси балалар бакчалары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Республика, үз чиратында, акрынлап финанслауны арттырачак, төзелеш мәсьәләләрен хәл итәчәк. Бу - паллиатив ярдәм кебек: бик кирәкле һәм үз вакытында. Чыннан да, дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениеләренең хезмәт күрсәтү базары формалаша, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: