-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 октябрь 2021, 16:30

Шәхси балалар бакчаларында — 400 урын!

Грантлар ярдәмендә Башкортстанның шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә урыннар булдырыла.

Шәхси балалар бакчаларында — 400 урын!
Шәхси балалар бакчаларында — 400 урын!
Моның өчен аларга “Демография” гомумдәүләт проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” төбәк проекты кысаларында конкурс сайлап алуын узарга кирәк.
Шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр сабыйлар өчен өстәмә урыннар булдыруга грантлар ярдәме турында Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.

Соңгы 5 елда (2017 елдан 2021 елга кадәр) шәхси балалар бакчалары саны 2 тапкыр (2017 елда— 23 оешма, 2021 елда — 45 оешма), тәрбияләнүчеләр саны 2,65 тапкыр арткан.

Республикада мәктәпкәчә белем бирүнең дәүләтнеке булмаган формаларына ярдәм итү өчен кирәкле норматив хокукый база булдырылган, ул мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы шәхси мәгариф оешмаларын үстерү мөмкинлеген бирә.
Шәхси секторга финанс ярдәме күрсәтүче мөһим проектларның берсе — “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проекты (2019 елдан гамәлгә ашырыла).
Проект ике мәсьәләне хәл итә: 2 айдан 3 яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләтнеке булмаган секторга ярдәм итү.

Шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмалары 1 балага аена 6000 сум күләмендә финанслана, шуның 5700 сумы — республика бюджетыннан, 300 сумы урындагы бюджеттан.

Проектны республика бюджетыннан финанслау һәм моның өчен ел саен 136,8 миллион сум күләмендә акча бүлү планлаштырылган.

Шәхси балалар бакчаларында 2020 елда өстәмә 200 урын булдырылган. Бу максатларга 24 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән һәм үзләштерелгән.
—Бүленгән акчаларга мәктәпкәчә белем бирү һәм балаларны карау өчен кирәкле җиһазлар, укыту һәм тәрбия чаралары сатып алынды, — дип сөйләде Илдар Мәүлетбердин.

Агымдагы елда шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 1,5-3 яшьлек балалар өчен өстәмә 400 урын булдыру планлаштырыла. Быел бу максатларга 49 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

 
Фото: tuvest.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: