+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 октябрь 2021, 16:10

Балаларны басып укырга мәҗбүр иткәннәр

Казанның бер мәктәбендә ата-аналар Прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Балаларны басып укырга мәҗбүр иткәннәр
Балаларны басып укырга мәҗбүр иткәннәр
Казанның 14нче гимназиясе укучыларының ата-аналары “Роспотребнадзор”га, Прокуратурага һәм шәһәр Мәгариф департаментына балаларын академик В. Ф. Базарский методикасы буенча укырга мәҗбүр итү сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Бу методика буенча укучыларга дәрес вакытында басып укырга туры килә.

Социаль челтәрләрдә бастырылган шикаятьтә ата-аналар мондый методиканы куллануга ризалык бирмәүләрен, шулай ук аңа каршы чыкканлыкларын белдергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Бу методикага ярашлы, башлангыч сыйныф укучылары дәрес барышында башка укучылар белән урыннары белән алмашынып, конторкалар (трибуналар) артында басып шөгыльләнергә тиеш. Безнең сыйныфта 36 укучы белем ала, ә конторкалар арасы - 15 сантиметр. Әлеге методика уку процессында аны тормышка ашыру таләпләрен үтәмичә генә тормышка ашырылган. Бу конторкалар артында басып, балалар арый, аяклары һәм аркалары авыртуга зарлана”, — дип яза шикаять авторы.

Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсендә хәбәр итүләренчә, ведомство белгечләре мәктәптә тикшерү үткәрергә ниятли.

Мэриянең рәсми аккаунты, үз чиратында, пост астындагы язмада, Казан Мәгариф идарәсенә сылтама белән, 2019 елның сентябрендә үк башлангыч сыйныф укучыларын укыту процессына академик В. Ф. Базарский методикасын кертү турында карар кабул ителүен белдергән. Алар аңлатуынча, балалар 10 минут саен урыннары белән алмаша: бер укучы парта артында утырса, икенчесе конторка артында басып укый.

“Гимназиядә ата-аналар җыелышы узды, анда В. Ф. Базарский методикасын алга таба куллану мәсьәләсе каралды. Тавыш бирү юлы белән ата-аналар җыелышында парталар артында утырып уку процессын оештыру турында карар кабул ителде. Конторкалар (трибуналар) сыйныфлардан алынды”, — дип билгеләп үтелә комментарийларда.

 
 
Фото: activityedu.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: