-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 октябрь 2021, 14:10

Башкортстан — “яшел зонада”!

Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә йомгак ясалды.

Башкортстан — “яшел зонада”!
Башкортстан — “яшел зонада”!
Агымдагы елның 19 октябрендә Русия Федерациясе субъектларының Мәгариф өлкәсендә идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Бөтенрусия киңәшмәсе кысаларында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә йомгак ясалды.

Төбәкләр имтиханнарны планлаштыру срокларын үтәү, онлайн-күзәтү белән билгеләнгән аудиторияләр саны, БДИ үткәрү пунктларын кесә телефоннарын “эшләтмәүче” элемтә җайланмалары белән җиһазландыру һәм башка күрсәткечләр буенча бәяләнде.

2021 ел йомгаклары буенча Башкортстан икенче ел рәттән БДИ һәм башка бәяләү процедураларының сыйфатын һәм объективлыгын бәяләү критерийлары буенча “яшел зонага” керде, 2020 ел белән чагыштырганда үз позицияләрен ныгытты.

Билгеле булуынча, БДИның төп чоры 2021 елның 31 маеннан 2 июленә кадәр узды. БДИ формасындагы имтиханнарны 17170 кеше тапшырды, шуларның 16104е – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары. 100 балллы имтихан эшләре саны — 109, барлыгы 104 укучы иң югары балл алды. БДИда катнашучы 5 укучы мультибалльле булды (ике уку фәне буенча БДИда 100 балл җыючылар).

Быел Башкортстанда беренче тапкыр Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм республика территориясендә урнашкан һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучы югары белем оешмаларына кергән 32 укучы 150 мең сум күләмендә премия ала.

 
 
Фото: education.bashkortostan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: