-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 октябрь 2021, 10:21

Милләтпәрвәрләр үстерик!

Республика көне уңаеннан “Ләйсән” балалар бакчасында “Башкортстан – минем туган төягем!” дип аталган зур чара узды.Бу бәйрәмдә балалар бакчасының барлык төркемнәре дә катнашты. Ул җыр-моң, сәнгатьле сүз һәм мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Кечкенә башкортстанлылар туган республикабызны данлаучы шигырьләр бәйгесендә бик теләп чыгыш ясады, табышмакларга дөрес җаваплар бирепостазларын сөендерде.

Милләтпәрвәрләр үстерик!
Милләтпәрвәрләр үстерик!
Башкорт халкының уен кораллары – кубыз һәм курайда башкарылган көйләр бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.
Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар тәкъдим иткән музыкаль-әдәби композиция исә республикабызда гомер кичерүче милләтләрнең дуслыгына, бердәмлегенә мәдхия булып яңгырады.
Чара ахырында җыр һәм шигырь бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балаларыбыз үз туган телен, тарихын, мәдәниятен белеп үссен иде, “Теле барның гына – иле бар”, икәнен онытмасак иде. Милләтпәрвәр шәхесләр тәрбияләүгә без, балалар бакчалары хезмәткәрләре, үз өлешебезне кертүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлыйбыз, шуның өчен дә бу яссылыкта даими, эзмә-эзлекле эш алып барабыз.

Земфира Фәтхелисламова, музыкаль җитәкче, Айгөл Әделшина, Гүзәл Гыйззәтуллина, тәрбиячеләр.
Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы.

Фото: Р.Хаҗипова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: