+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 октябрь 2021, 12:25

Һөнәри осталык күрсәттеләр

Кырмыскалыда “Иң яхшы мәктәп автобусы водителе” конкурсының район этабы үтте.

Һөнәри осталык күрсәттеләр
Һөнәри осталык күрсәттеләр
Мәктәп автобусы водителенең иңнәрендә балалар хәвефсезлеге белән бәйле зур җаваплылык ята, шуңа аларның һөнәри осталыгына таләпләр дә югары. Шушы көннәрдә мәктәп автобусы водительләренең белемен һәм осталыгын камилләштерү, иң яхшы водительләрне ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен тарату, яшьләр арасында автобус водителе һөнәрен популярлаштыру, хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту, мәктәп балаларын йөртү иминлеген тәэмин итү максатында “Иң яхшы мәктәп автобусы водителе” конкурсының район этабы узды.

Ярыш башланыр алдыннан бәй­гедә катнашучыларны мәгариф бү­леге начальнигы Гөлнара Исәнбаева сәләмләде, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм бәйгедә уңышлар теләде.
— Мәктәп автобусы водитель­ләренең эше зур җаваплылык таләп итә. Сезнең бурычыгыз – хәвефсез һәм уңайлы шартларда пассажирларны алып бару һәм өйләренә кире алып кайту. Ата-аналар сезгә иң кадерле кешеләрен ышанып тапшыра. Нинди һава торышы булуына карамастан, сез һәрвакыт юлда. Җаваплы хезмәтегез өчен зур рәхмәт, — диде Гөлнара Мәкъcүт кызы.
Әйе, балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алып, автобус водитель­ләре көн саен дистәләгән чакрымнар белән исәпләнгән авыл-мәктәп маршрутын уза. Укучыларны йөрткән води­тель­ләрнең һөнәри осталыгына да аерым таләпләр куела. Ә бу конкурста һәркем үзен сынап карый, бәйгегә әзерләнеп, белемнәрен ка­милләш­терә ала. Үзләренең белем­нәренә һәм тәҗрибәләренә ныклы ышансалар да, ир-егетләр һәр ярыштагы кебек дулкынланды, һәркем күңел түрендә җиңүгә өметләнде. Киеренке бәйгенең беренче турында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүен дәлилләп, Русия Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ имтихан билетларына ярашлы төзелгән 20 сорауга компьютерда җавап бирде­ләр, шулай ук тест ядәмендә авто­мобильнең техник торышы һәм файдалану буенча белем­нәре тикшерелде. Бәйгенең практик өлеше автодромда дәвам итте. Монда во­дитель­ләр “Эстакада”, “Елан”, “Бү­рәнә”, “Бокс”, “Урам”, “Читләп парков­калау” кебек күнегүләр башкарды. Кагыйдәне бозган өчен судьялар баллны киметте, ә чират көткәннәр үзләре фәһем алып, хаталарны кабатламаска тырышты. Мәктәп во­дитель­ләрендә белем һәм тәҗрибә җитәрлек. Шулай да, ярыш ярыш булып кала, анда һәрчак иң-иңнәр алга чыга.
Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре буенча Кабак урта мәктәбенең ПАЗ-3205 автобусы водителе Расих Кадрачев һәм Илтирәктән “ГАЗ-НЕКСТ” автобусы водителе Әхмәт Хафизов иң зур балл җыеп, беренче урынга лаек булдылар. Бу һөнәри ярышта водительләр юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү дәрәҗәсенә, игътибарлылыкка сыналды, балаларны йөрткәндә хаталар булырга тиеш түгеллегенә тагы бер кат инанды.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Һөнәри осталык күрсәттеләр
Һөнәри осталык күрсәттеләр
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: