-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2021, 15:40

Төбәкләрдә каникуллар кайчан башлана?

Русия Мәгариф министрлыгы бу сорауга ачыклык кертте.

Төбәкләрдә каникуллар кайчан башлана?
Төбәкләрдә каникуллар кайчан башлана?
Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә каникуллар игълан итәргә ниятли. Бу хакта министрлыкның “Телеграм” каналы хәбәр итә.
 

“Мәгариф министрлыгында мәктәпләргә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр каникул көннәре игълан итәргә һәм аларны график буенча баручы каникул көннәренә өстәргә тәкъдим итүче документ әзерлиләр”, — диелә хәбәрдә.


Шул ук вакытта, ял көннәре 30 октябрьдән алда игълан ителгән төбәкләрдә Мәгариф министрлыгы бу көннәрне дә каникулларга кертергә тәкъдим итә.


Билгеләп үтелүенчә, бу көннәрдә бернинди дистанцион укыту каралмый. Мәктәпләргә укыту программаларына төзәтмәләр кертүне күздә тотарга кирәк булачак.


Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы эш көннәре булмаган атнада мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр оештырырга кушты.


Фото: vogazeta.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: