-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2021, 17:00

Яшьләр Казанда фикер алышты

Башкортстан студентлары "Игелек турында" Бөтенрусия студентлар форумында катнашты.

Яшьләр Казанда фикер алышты
Яшьләр Казанда фикер алышты
18 октябрьдә Казанда урта һөнәри белем бирү студентларының “Игелек турында” Бөтенрусия форумын ябу тантанасы узды. Чара илнең 75 төбәгеннән 700 студент һәм 300 колледж педагогын берләштерде.

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларын социаль проектлауга җәлеп итү өчен оештырылган форум программасына уникаль белем бирү мәйданчыклары: студентлар үзидарәсе менеджменты; берләшмәләр менеджменты; остазлык, тьюторлык, профилактика; формаль булмаган белем һәм кадрлар резервы; гражданлык активлыгы һәм проект офислары; эшкә урнашуга ярдәм итү һәм һөнәри юнәлеш бирү; иҗтимагый фикерне һәм медиа тикшеренү үзәкләре керде.

Форумда Башкортстанны Уфа ягулык-энергетика колледжыннан, Благовещен шәһәренең Яшьләр үсеше һәм мәдәният үзәгеннән, (Благовещен шәһәренең колледжлары рәисләре белән), Нефтекама машиналар төзү, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжларыннан 14 катнашучы тәкъдим итте.
Форум кысаларында Һөнәри белем бирү оешмаларының ирекле берләшмәләре проектларының Бөтенрусия конкурсы узды. Башкортстан студентлары "Хәтер чакыруы "эзтабарлар отряды” һәм “Ачык дөнья " клубы" проектларын тәкъдим иттеләр.

— Студентлар советлары — укучыларны мәгариф оешмасы белән идарә итү механизмнарына җәлеп итү өчен иң көчле ресурс. Педагоглар һәм студентлар бер командада эшләгән очракта гына колледжның экосистемасы гармонияле була. Яңа, стандарт булмаган идеяләр, яшьләр белән эшләүнең заманча технологияләре, студентлар оешмалары эшенең иң яхшы практикалары, проектларны язу һәм яклау тәҗрибәсе — менә шундый мирас белән форумда катнашучылар Башкортстанга кайтты.

"Игелек турында" форумында катнашучылар алган тәҗрибә республика колледжларында тәрбия эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Форум студентларга уңай энергетика тупларга, бөтен илдәге колледжларның алдынгы тәҗрибәсе белән танышырга ярдәм итте, яңа идеяләр чыганагы булды.

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: