"Халыклар күп – ил бер!” - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр “Зур этнографик диктант” халыкара агарту акциясе узачак. Акция 3нән 7 ноябрьгә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн-форматта уздырыла һәм бу традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Русиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итәчәк.
Диктантта Русия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Аны урыс телендә дә, өч чит ил: инглиз, испан, кытай телләрендә дә язарга була.
Биремнәр 3 ноябрьдә 00.01 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Зур этнографик диктант рәсми сайтында басылачак.
Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән. Ул үз эченә:
– 20 сорау — диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм;
– 10 сорау — диктантның төбәк өлеше, Русиянең һәр субъекты өчен уникаль.
Чит ил катнашучылары өчен тест 30 гомумфедераль сораудан тора, барлык илләр өчен бердәм.
Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы — 100. Диктанты язу вакыты — 45 минут.
Диктант узганнан соң, катнашучы шәхси нәтиҗә ала. Катнашучы сертификаты, җыелган балларны күрсәтеп, диктант узуга ук, аны электрон почтага алу мөмкинлеге белән формалаштырыла.
Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Русиянең 90 мең кешесе катнашты. Ә 2020 елда ук акциягә илнең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән 1 742 661 кеше кушылган. Узган ел республикада акциядә 138 409 кеше катнашты.
“Зур этнографик диктант” ны Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы оештыра.
Башкортстан Республикасында оештыручылар —Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Халыклар дуслыгы йорты.
Фото: education.bashkortostan.ru