Мәктәп укучылары 29 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял итәчәк, дип хәбәр итәләр төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгында.
“Укучылар өчен бернинди өстәмә каникуллар да булмаячак", — дип ассызыкладылар ведомствода.
Шушы көннәрдә киң мәгълүмат чараларында Русия Мәгариф министрлыгының 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре чорында мәктәпләрдә өстәмә каникуллар игълан итәргә планлаштырулары турында мәгълүмат булды.
“Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр каникуллар игълан итәргә һәм аларны график буенча бара торган каникул көннәренә өстәргә тәкъдим итүче документ әзерләнә”, — дип хәбәр ителә министрлыкның Telegram каналында.
Анда билгеләп үтелүенчә, Русия мәктәпләренең күпчелегендә каникуллар эшләми торган көннәргә туры килә. Әмма шундый төбәкләр бар, мәсәлән, Мәскәү өлкәсе, анда балалар модульле система буенча укый: биш атна уку, аннары бер атна каникуллар.
Билгеләп үтелүенчә, бу көннәрдә бернинди дистанцион укыту каралмый. Мәктәпләргә укыту программаларына төзәтмәләр кертүне күздә тотарга кирәк булачак.
Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы эш көннәре булмаган атнада мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр оештырырга кушты.
Фото: project.1obl.ru