+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь 2021, 19:45

Яшь галим уникаль программа продукты эшләгән

Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең яшь галиме уникаль программа продукты эшләгән.

Яшь галим уникаль программа продукты эшләгән
Яшь галим уникаль программа продукты эшләгән


Башкорт дәүләт университетының математика һәм мәгълүмати технологияләр факультеты аспиранты Никита Лушников тавыш һәм онлайн видеофрагмент буенча кулланучының күпфакторлы биометрик тәңгәллеген 30 секунд эчендә ачыклаучы системаны эшләгән.

- Никитаның технологиясе шактый ышанычлы, ул мультипликатив һәм көндәшлеккә сәләтле продукт булып тора. Без эшләнелгән программа карары җайланмалардан файдаланучыларның хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрер дип ышанабыз, – дип шәрехли БДУ ректоры Николай Морозкин. – Киләчәктә без университет базасында кече инновацион предприятие ачарга планлаштырабыз, анда мәгълүматны саклау өлкәсендә яңа программа продуктлары эшләячәкбез.

Программа продукты тулысынча автоматлаштырылган һәм тавыш ярдәмчесе белән тулыландырылган. Шулай ук әлеге технология кулланучының сурәтен видеофрагментыннан аерырга мөмкинлек бирә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: