+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь 2021, 10:40

Юлларда балалар гомере өзелмәсен!

Башкортстанда ЮХХДИ мәгариф органнары белән берлектә "Игътибар: балалар!” дигән профилактик чаралар уздыра башлады. Бу - балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча тулы бер чаралар комплексы.

Юлларда балалар гомере өзелмәсен!
Юлларда балалар гомере өзелмәсен!
Шулай итеп, агымдагы елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашлыгында 377 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала һәлак булган һәм 420се төрле тән җәрәхәте алган. Шуларның 163е - пассажир балалар катнашлыгында булган юл-транспорт һәлакәте. Аларда 14 бала үлгән, 198е җәрәхәтләнгән.

Балаларны хәвефсезлек каешлары, яки балалар өчен махсус утыргычлардан башка йөртү нәтиҗәсендә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган.

Балигъ булмаганнар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, мәктәп укучылары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатыннан ЮХХДИ хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән берлектә рейдлар үткәрәчәк, ә белем бирү оешмалары педагоглары, үз чиратларында, укучыларга машина юлында хәвефсезлек кагыйдәләре турында тагын бер кабат искә төшерәчәк.

Бу чорда, шулай ук, балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.
Республикада эпидемиологик хәл шартларында үткәрелә торган профилактик чаралар кысаларында тематик конкурслар һәм акцияләр онлайн-режимда узачак.

Чаралар ноябрьдә тәмамланачак.

 
 
Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: