+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 октябрь 2021, 10:45

21 миллион сумны кем урлаган?

Русия мәгариф министрының элекке урынбасарын кулга алганнар.

21 миллион сумны кем урлаган?
21 миллион сумны кем урлаган?
Мәскәү шәһәре суды Русия мәгариф министрының элекке урынбасары Марина Ракованы сак астында калдырган, ул 21 миллион сум акча урлауда гаепләнә. Бу хакта суд матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Элекке мәгариф министры урынбасары Марина Ракованы декабрь башында Мәскәүнең Тверь суды 6 декабрьгә кадәр кулга алган иде.
Билгеле булуынча, Раковага Русия Җинаять кодексы 159 мәддәсенең 4 өлеше буенча (“Мошенниклык”), “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Ел укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бюджет акчаларын урлау очрагы буенча гаепләү белдерелде.

Шулай итеп, суд яклау шикаятен канәгатьләндермәде һәм беренче инстанция суды карарын үзгәрешсез калдырды.

30 сентябрьдә Мәскәүнең Тверь суды “Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды” генеральный директоры Инкинны һәм аның элекке урынбасары Евгений Заковны ике айга СИЗОга җибәрде. Алар белән бергә шулай ук “РАНХиГС” укытучысы, юрисконсульт Кристина Крючкова да кулга алынды.

 
Фото: edu.gov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: