+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2021, 10:30

Урта һөнәри белем бирү тагын да үсешәчәк

Урта һөнәри белем бирү кадрлары квалификациясен күтәрү федераль үзәген төзү мәсьәләсе каралды.

Урта һөнәри белем бирү тагын да үсешәчәк
Урта һөнәри белем бирү тагын да үсешәчәк

26 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров урта һөнәри белем бирү кадрлары квалификациясен күтәрү федераль үзәге ачылышына әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, проект инде Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова тарафыннан хупланган һәм хәзер аны гамәлгә ашыру өчен документлар пакеты әзерләнә.

- Проект өч этапта тормышка ашырылачак. Беренчесе бер елдан соң тәмамланырга тиеш, без беренче укучыларны кабул итәргә әзер булачакбыз. Моның өчен бу вакытта безгә проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк график формалаштырырга кирәк, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Федераль кадрлар квалификациясен күтәрү үзәге педагогик кадрлар әзерләүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертү өчен уникаль мәйданчык булачак дип планлаштырыла. Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, Уфада яңа үзәктә Русия Федерациясендә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә булган барлык эшләнмәләр һәм иң яхшы тәҗрибәләр җыелачак. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, иң мөһим юнәлешләрнең берсе - заказчылар һәм алучылар булып торган партнерларны җәлеп итү эше.

- Ышанам, хәзерге заман җитәкчеләренең күбесе бүген урта һөнәри белем бирүне иң югары дәрәҗәдә формалаштыру кирәклеген аңлый, - диде Андрей Назаров. Ахыр чиктә, предприятиеләр югары квалификацияле кадрлар алачак, дип ассызыклады ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: