+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 октябрь 2021, 15:59

Булачак юристлар белемлеме?

Моны коррупциягә каршы диктант нәтиҗәләре ачыклады.

Булачак юристлар белемлеме?
Булачак юристлар белемлеме?

Башкортстанда 2021 елның сентябрь-октябрендә узган студентлар өчен коррупциягә каршы диктант нәтиҗәләре билгеле булды. Акциядә урындагы вузлар юридик факультетларының 160 студенты катнашты, шул исәптән БашДУ, БГПУ һәм Уфа авиация техникумы. Чараны оештыручылар - Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, БашДУның хокук институты һәм "Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант" оешмасы.
40 сорау үтүгә 30 минут вакыт бирелде, шул ук вакытта катнашучылар өчен таләп ителгән уртача вакыт 20 минуттан артмады.
Студентларның уртача баллы 48,82, ягъни катнашучылар 17 сорауга дөрес җавап бирә алган. Чагыштыру өчен 2020 елда Русия буенча уртача бал 50 булды.
Шул ук вакытта, биш баллы шкала буенча, катнашучыларның 11 проценты "отлично"га тапшыра алган һәм бер студент максималь балл җыйган. "Дүртле"не һәм "өчле"не студентларның шул тәртиптә 21 проценты һәм 48 проценты алган. 21 проценты биремнәрне үти алмаган.

Диктантта катнашучыларның күбесе коррупциягә каршы көрәшнең теоретик нигезләренә һәм үз-үзеңне тотуның коррупциягә каршы база стандартларына багышланган биремнәрне үтәгән.
Ә иң зур кыенлыкларны коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, бурычларны һәм чикләүләрне үтәү мәсьәләләре тудырган. Иң популяр хата "коррупция башкарма хакимият органнарында гына бар" дип раслау булган.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: