Казахстанның Алматы шәһәрендә Назарбай интеллектуаль мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, психолог белән әңгәмәдән соң, үз-үзенә кул салган. Бу хакта “КазТАГ” басмасы яза.
Агентлык мәгълүматларына караганда, малай “Гарри Поттер”га багышланган чарага шаяртып кына итәк киеп килгән. Бу кураторның ачуын кабарткан һәм ул психолог белән әңгәмәгә малайны көчләп алып барган. Психолог янында булганнан соң, укучы үз-үзенә кул салган.
Полиция Казахстан Җинаять кодексының 105 мәддәсе (“үз-үзенә кул салуга җиткерү”) буенча җинаять эше кузгаткан.
Интеллектуаль мәктәптә моны “бәхетсезлек очрагы” дип атап, баланың үлемен раслаганнар, тик аңа комментарий бирүдән баш тартканнар.
Фото: activityedu.ru