-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 октябрь 2021, 12:30

Мәскәү укытучыларының уртача хезмәт хакы 122 мең сумга җиткән

Башкала педагогларына өстәмә түләүләр дә каралган.

Мәскәү укытучыларының уртача хезмәт хакы 122 мең сумга җиткән
Мәскәү укытучыларының уртача хезмәт хакы 122 мең сумга җиткән
Мәскәү мәктәпләрендә укытучылар ай саен уртача 122 мең сум эш хакы ала. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне башкаланың Мәгариф департаменты җитәкчесе Александр Молотков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.


“Бүгенге көндә, агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, укытучыларның уртача хезмәт хакы — 122 мең сум, шул ук вакытта бездә якынча 3,5-4 мең укытучы уртача айлык хезмәт хакын 150 мең сумнан артык ала. Бу - Мәскәү укытучысы статусына туры килүче бик лаеклы хезмәт хакы”, — дип ассызыклады ул Мәскәү шәһәре Думасының мәгариф буенча комиссиясе утырышы барышында.


Молотков белдерүенчә, башкала педагоглары, шулай ук, берничә өстәмә һәм түләү ала, аерым алганда, сыйныф җитәкчелеге, МЭШ үсешендә катнашкан һәм аның өчен контент булдырган өчен.


Августта Молотков Мәскәүдә укытучының уртача хезмәт хакы 117 мең сум булуын, ә тулы йөкләмәле эш шартларында минималь хезмәт хакы 78 мең сум тәшкил итүен белдергән иде.


“Росстат” мәгълүматларына караганда, 2021 елның беренче өч аенда Русиядә укытучының уртача хезмәт хакы 45 мең сумнан артып киткән.


Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: