+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 октябрь 2021, 19:31

"Суперостаханәләр" ачылды

Яшь белгечләр заманча остаханәләрдә шөгыльләнәчәк.

"Суперостаханәләр" ачылды
"Суперостаханәләр" ачылды

Бүген Уфа дәүләт авиация техник университетында "Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре" юнәлешендә Башкортстан Республикасы өчен өстенлекле компетенцияләр буенча урта һөнәри белем бирү остаханәләре челтәре ачылды. Бу «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең көндәшлек сәләтен арттыру)» федераль проекты гранты ярдәмендә мөмкин булды.

Остаханәләрне җиһазлауга юнәлтелгән акчаларның гомум күләме 77 миллион сумга якын тәшкил иткән: федераль бюджеттан - 45, республикадан - 9, «ОДК-УМПО» җәмгыятеннән - 20 һәм 3 миллион сум - университеттан. «Санлы-программалы идарә белән токарь эшләре» һәм «Аддитив җитештерү» компетенцияләре буенча ике остаханә «ОДК-УМПО» җәмгыяте мәйданчыгында УДАТУның индустриаль партнеры буларак ачылды. Ачылыш тантанасында «ОДК-УМПО» җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко, республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, аның урынбасары Инесса Косолапова, УДАТУ ректоры Сергей Новиков, Уфа авиация техникумы директоры Илгиз Каршанов, укытучылар һәм студентлар катнашты.

- Заманча остаханәләрне ачу - югары квалификацияле кадрлар әзерләү эшендә алга таба зур адым, - дип билгеләде Евгений Семивеличенко. - Бу безгә киләчәктә предприятиегә эшкә урнашу белән студентларны дуаль һәм максатлы укыту юнәлешендә авиация университеты белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: