+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 ноябрь 2021, 11:25

Иң җаваплы ата-аналар кайда яши?

Башкортстан халкының 88 проценты баласын укырга кертүне алдан кайгырта.

Иң җаваплы ата-аналар кайда яши?
Иң җаваплы ата-аналар кайда яши?
Русиялеләрнең 56 проценты балаларының белем алуы өчен акча әзерләргә тырыша, шул ук вакытта русиялеләрнең 77 проценты аларга балаларын вузда укыту яки репетиторларга түләү өчен чыгымнар кирәк булачак, дип саный.
 
Бу хакта “Ромир” холдингы аналитиклары тикшерүе нәтиҗәләренә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

“Русиялеләрнең 77 проценты балаларының белем алуы – вузда уку яки репетиторларга түләү өчен шактый чыгымнар кирәк булачак, дип саный. Аерым төбәкләрдә бу күрсәткеч хәтта гомумрусия күрсәткечләреннән дә артып китә – әйтик, Түбән Новгород өлкәсе һәм Башкортстан халкының - 88 проценты, Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләрнең - 81 проценты, Воронеж һәм Красноярск халкының 80 проценты балаларны укыту өчен акча кирәклеге турында белдергән. Шул ук вакытта, әлеге максатлар өчен русиялеләрнең яртысыннан артыгы– 56 проценты акча җыя башлаган”, — диелә хәбәрдә.

Мәскәү халкының - 20 проценты, Татарстан халкының - 18 проценты һәм волгоградлыларның 17 проценты балаларының белем алуына өстәмә чыгымнар планлаштырмый.
 
Иң җаваплы ата-аналар Ростов (67 процент), Новосибирск (66 процент), Чиләбе (62 процент) һәм Волгоград (61 процент) өлкәләрендә, шулай ук Мәскәүдә (60 процент) яши, дип саный аналитиклар.

 
Фото: m.fotostrana.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: