-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
5 ноябрь 2021, 17:15

Башкортстанда мәктәп каникуллары озайтылды

Башкортстанда мәктәп каникулларын 14 ноябрьгә кадәр озайттылар.

Башкортстанда мәктәп каникуллары озайтылды
Башкортстанда мәктәп каникуллары озайтылды
Мондый карарны коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында кабул иттеләр, дип хәбәр ителә төбәкнең Мәгариф министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк мәктәп укучылары 8 ноябрьдә планлы көзге каникулдан соң укуга кайтачак дип каралган иде. Хәзер алар контактсыз режимда тулаем ике атна үткәрәчәк.

Мәгариф министрлыгында узган ел көзге каникуллар вакытында мәктәп укучылары өч атна ял итте, әмма бу программаларны үзләштерүгә йогынты ясамады, дип белдерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер ел элек эпидемиологик хәл чагыштырмача җиңелрәк иде.

Шулай ук 8 ноябрьдән республиканың балалар бакчалары штат режимында эшләүләрен дәвам итәчәге билгеле булды.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре, колледжлары һәм республика территориясендә урнашкан югары уку йортлары 8 ноябрьдән белем ала башлаячак, әмма дистанцион форматта гына.

Республикада 30 октябрьдән башланган ял көннәрен озайтмаска булдылар.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: