+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 ноябрь 2021, 14:35

Мәгариф оешмаларында чикләүләр озайтылды

“Роспотребнадзор” коронавирус таралу куркынычын кисәтү максатыннан карар кабул итте.

Мәгариф оешмаларында чикләүләр озайтылды
Мәгариф оешмаларында чикләүләр озайтылды
“Роспотребнадзор” коронавирус таралу шартларында белем бирү оешмаларының эше буенча санитар кагыйдәләрне 2024 елга кадәр озайтты. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.


Санитар кагыйдәләр 2020 елның июнь ахырында кабул ителгән иде. Алар балалар бакчалары, мәктәпләр, лагерьлар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре эшен регламентлый. Аерым алганда, кагыйдәләр көн саен термометрия үткәрүне һәм биналарны дезинфекцияләүне йөкли, шулай ук берничә сыйныф яисә төркем катнашлыгында киңкүләм чаралар үткәрүне тыя.


Башта алар 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булыр дип планлаштырылган иде, әмма 2020 елның декабрендә аларның гамәлләре 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Соңгы карар буенча, санитар кагыйдәләр һәм чикләүләр 2024 елга кадәр дәвам итәчәк әле.


Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: