-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 ноябрь 2021, 20:15

Башкортстан рекорд куйды!

Быел “Зур этнографик диктант” акциясендә 341 027 кеше катнашты.

Башкортстан рекорд куйды!
Башкортстан рекорд куйды!
Башкортстан Русия төбәкләрендә Зур этнографик диктант язган кешелер саны буенча рекорд куйды. Быел акциядә 341 027 кеше катнашты.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Зур этнографик диктант” халыкара агарту акциясе “Халыклар күп, илебез — бер” лозунгы астында узды. Агымдагы елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн форматта катнашырга мөмкин иде.

Быел диктантны Русия Федерациясенең барлык субъектларыннан һәм 95 чит илдән 2 679 689 кеше язган.

Мәдәни-агарту проекты ярдәмендә һәркем үзенең этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен генә бәяләп калмыйча, Русиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте буенча белемнәрен дә киңәйтә алды.

Әйтергә кирәк, әлеге этнодиктант белән кызыксыну елдан-ел арта, акция тагын да популярлаша бара. Мәсәлән, “Эрвел Мари” төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Виталий Ялаев этнотармактагы белемнәрен беренче тапкыр тикшереп караган: "Безгә илебезнең тарихын һәм үзенчәлекләрен белү бик мөһим. Чөнки Русия — ул, барыннан да элек, кешеләр!” - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Русиядә һәм катнашучы илләрдә Зур этнографик диктантны 1,7 миллион кеше язган, Башкортстанда — 138 409 кеше, бу сан - Мәскәү шәһәреннән кала икенче нәтиҗә.

Республикада акцияне Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, төбәк координаторы — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты оештырды.

 
Фото: education.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: