-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 ноябрь 2021, 08:55

Туймазы кызы республика данын яклаячак

Башкортстан укучысы юниорларның XVIII Халыкара урманчылык конкурсында катнашучылар арасында.

Туймазы кызы республика данын яклаячак
Туймазы кызы республика данын яклаячак
Агымдагы елның 16-19 ноябрендә Мәскәүдә юниорларның XVIII Халыкара урманчылык конкурсы узачак. Анда Австрия, Белоруссия, Бразилия, Вьетнам, Грузия, Кения, Кытай, Малайзия, Монголия, Русия, Румыния, Чехия һәм Көньяк Кореядән 25 укучы катнашуы көтелә.


Конкурста Русия данын 3 катнашучы – Башкортстан һәм Коми республикалары һәм Түбән Новгород өлкәсе укучылары һәм студентлары яклаячак. Башкортстаннан әлеге бәйгедә юниорларның “Подрост” (“Табигатьне саклау һәм урман байлыкларына сакчыл караш өчен”) Бөтенрусия урманчылык конкурсында быел җиңгән Диана Әхмәтҗанова катнаша.


Диана Туймазы районы Серафимовка 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныфында белем ала. Конкурста ул “Башкортстан Республикасы Туймазы районы урманнары һәм аланнарындагы үрмәкүчләрнең (Aranei) экологиясе турында” фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итәчәк. Аның остазы — югары категорияле биология укытучысы, Башкортстанның атказанган укытучысы Ирина Решетникова.


Диананы юниорларның XVIII Халыкара урманчылык конкурсында катнашуы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!


Фото: habarovsk.bezformata.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: