Башкаланың Орджоникидзе районындагы бер мәктәптә ноутбуклар югалган. Бу хакта белем учагы хакимияте полициягә хәбәр иткән.
Төнлә кемдер мәктәп бинасына кереп, 11 ноутбукны тәрәзә аша алып чыккан. Ноутбукларның гомум бәясе 370 мең сумнан артык булуы билгеле.
Полицейскийлар урында видеоязмаларны җентекләп өйрәнгән, эксперт-криминалист бармак эзләрен тапкан, аның каракныкы булуы ачыкланган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шикләнелүчене бик тиз тоткарлаганнар. Ул Уфада яшәүче 22 яшьлек егет булып чыга.
Ул үз гаебен таныган, тәүбә иткән һәм полицейскийларга урлаган вакытта исерек булуын әйткән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: mgazeta.com