+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 ноябрь 2021, 12:15

Урыс теленнән имтихан мәҗбүри булачак

Бу югары уку йортларына керүчеләргә кагыла.

Урыс теленнән имтихан мәҗбүри булачак
Урыс теленнән имтихан мәҗбүри булачак
Югары уку йортына кергәндә барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен дә урыс теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак. Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.
Документ киләсе елның 1 мартыннан көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
«Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары өчен югары уку йортларына керү имтиханнарының исемлеген раслады», диелә Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәрендә.
Әйтик, математика кайбер техник белгечлекләр өчен мәҗбүри сынау булып тора.
Информатика, физика, химия һәм чит тел ихтыяҗ булган очракта белем бирү оешмасы билгеләячәк сынаулар исемлегенә кертелгән.

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: