-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 ноябрь 2021, 10:45

Ректорны СИЗОга озаттылар

Югары уку йорты җитәкчесе нәрсәдә гаепләнә?

Ректорны СИЗОга озаттылар
Ректорны СИЗОга озаттылар
Мәскәү шәһәре суды Социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбе (“Шанинка”) ректоры Сергей Зуевны өй арестына җибәрү турындагы карарны кире какты һәм аны 7 декабрьгә кадәр СИЗОга озатты, дип “ТАСС” хәбәр итә.

Ректорны яклаучылар әлеге карарга карата шикаять бирергә ниятли.

Билгеле булуынча, Мәскәүнең Тверь суды 13 октябрьдә Сергей Зуевны аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу турындагы эш буенча өй арестына җибәргән иде. Моның өчен ректорның сәламәтлеге белән бәйле проблемалары сәбәпче булды. Шуннан соң Прокуратура өй аресты билгеләүгә апелляция биргән. Тик Мәскәү шәһәре судында шикаять каралырга тиешле утырышка кадәр гаепләнүчене йөрәгенә операция ясау өчен дәваханәгә салганнар. Нәтиҗәдә, күзәтчелек ведомствосының апелляциясе буенча суд утырышы 9 ноябрьгә күчерелгән иде.


Зуев уза торган җинаять эше “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Ел укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүлеп бирелгән “Мәгариф үсешенең яңа формалары фонды” учреждениесенә тиешле акчаларны мошенниклык юлы белән урлау очрагы буенча кузгатылган.


Акча урлау буенча Мәгариф министрлыгы башлыгының элекке урынбасары Марина Ракова, фондның элекке хезмәткәрләре Евгений Зак, Максим Инкин, Ракованың законсыз никахтагы ире Артур Стеценко, шулай ук “Шанинка”ның башкарма директоры Кристина Крючкова кулга алынганнар иде. Алар барысы да сак астында. Аларның берсе дә үз гаебен танымый.
 

Фото: tumenpro.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: