+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 ноябрь 2021, 16:05

УДАТУда Компетенцияләр үзәге төзеләчәк

Уфа дәүләт авиация техник университеты MSC Software (Hexagon Manufacturing Intelligence) компаниясе белән стратегик партнерлык турында килешү имзаланды - УДАТУның материалларының каршылыгы кафедрасы базасында Башкортстан Республикасы һәм Русиянең Урал төбәге сәнәгате өчен Компетенцияләр үзәге төзеләчәк.

УДАТУда Компетенцияләр үзәге төзеләчәк
УДАТУда Компетенцияләр үзәге төзеләчәк

- Безгә MSC Software компаниясе тарафыннан бирелгән лицензияләр яңа төр белгечләр әзерләү, сәнәгатьнең югары технологияле тармакларында фәнни эзләнүләр өчен кирәкле инструмент, шулай ук төбәк сәнәгатен үстерү өчен мөһим фактор булачак, - дип сөйләде университет ректоры Сергей Новиков.
Яңа үзәктә вузның яшь укытучылары һәм студентлар үз компетенцияләрен арттырачак. Яңа мәйданчыкта алар MSC Software компьютер технологияләрен кулланып исәп-хисап, методик кулланмалар әзерләү, фәнни эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен формалаштыру, шулай ук белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашырачак.
Шулай ук үзәк базасында бөтен Урал төбәгенең авиадвигатель төзелеше, нефть-газ химиясе, торбаүткәргеч кластеры һәм автомобиль сәнәгате предприятиеләре конструкторлары һәм технологлары үз квалификацияләрен күтәрәчәк.
Компетенцияләр үзәгенә җитештерүне технологик әзерләү (Simufact Forming, Welding һәм Additive) программа комплексларына, шулай ук CAE-MSC Apex яңа буын системасына лицензияләр биреләчәк. Моннан тыш, үзәктә киң танылган MSC Software – MSC Nastran, Marc, Dytran һәм Adams системалары урнаштырылачак.
MSC компаниясе стратегик характердагы мөнәсәбәтләрне университетта яңа программа продуктларын үзләштерү һәм алар ярдәмендә яңа технологияләр эшләү мөмкинлеге булган очракта кора.
УДАТУда без яңа программа продуктларын үзләштерергә һәм алар ярдәмендә яңа технологияләр эшләргә сәләтле команданы күрдек, - дип билгеләп үтте MSC Software компаниясенең Русиядәге һәм БДБ илләрендәге сатулар буенча директоры Юрий Мартыненко.
Компетенция үзәге җитәкчесе Игорь Будилов сүзләренә караганда, заманча исәп-хисап компьютер платформаларыннан башка югары технологияле җитештерүне җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле дип санарга ярамый. Корпорациянең продуктлары динамика, технологик процесслар, гидродинамика, җылылык тапшыру, 3D-басма кебек өлкәләрдәге инженерлык эшләнмәләре белән бәйле.
MSC Software компаниясенең Евразия фәнни үзәге авиация университеты белән хезмәттәшлеге кысаларында үткәреләчәк фәнни тикшеренүләр MSC Software программа продуктларының алдагы версияләрен эшләү өчен этәргеч бирәчәк.

Фото: ufa.aif.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: