-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 ноябрь 2021, 17:14

Башкортстан укучылары - “Озын тәнәфес”тә җиңүчеләр!

“Озын тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы 9-13 ноябрьдә Кырымда “Артек” балалар лагеренда узды, дип язган идек инде.

Башкортстан укучылары - “Озын тәнәфес”тә җиңүчеләр!
Башкортстан укучылары - “Озын тәнәфес”тә җиңүчеләр!

Анда безнең Башкортстаннан да актив катнашучылар булды. Республикабыздан 11 укучы әлеге конкурста җиңү яулады.

Апокин Кирилл (Уфа шәһәренең 91нче гимназиясе), Субботина Арина («Педагогик осталык үзәгенең гомуми белем бирү мәктәбе»), Фазылов Денис (Стәрлетамак шәһәренең 33 санлы урта мәктәбе), Печенкина Наталия (Уфа шәһәренең 49нчы мәктәбе), Гыйльфанов Алмаз (Октябрьский шәһәренең 3нче гимназиясе), Хилаҗева Елена (Уфа шәһәренең М. Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясе), Каширин Данил (Уфа шәһәренең 153нче лицее), Шәрипова Амалия (Уфа шәһәренең чит телләрне тирәнтен өйрәнүче 117нче мәктәп), Ворошнин Никита (Уфа шәһәренең 56нчы мәктәбе), Скотарева Анна (Уфа шәһәренең 35нче мәгариф үзәге) - республикабыз данын яклап, мондый илкүләм конкурста җиңү яулаган укучыларыбыз.

8-9нчы сыйныф укучылары “Җиһазлар һәм техника сатып алуга” 200 мең сумга ия булдылар. 10-11нче сыйныф укучылары вузда укуга, белгечлек буенча уку өчен җиһазлар һәм техника сатып алуга яисә үз проектларын тормышка ашыруга 1 миллион сум акча оттылар. Моннан тыш, җиңүчеләргә Русия югары уку йортларына кергәндә портфолиога баллар да өстәләчәк.

“Озын тәнәфес"тә һәркем үзе өчен юнәлеш таба ала: журналистика, спорт, экология, иҗат, патриотизм һәм башкалар.

Һәркемне котлыйбыз! Бу җиңү киләчәктә зур планнар өчен этәргеч булсын!

Башкортстан укучылары - “Озын тәнәфес”тә җиңүчеләр!
Башкортстан укучылары - “Озын тәнәфес”тә җиңүчеләр!
Башкортстан укучылары - “Озын тәнәфес”тә җиңүчеләр!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: