-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 ноябрь 2021, 13:48

Республика горурлана!

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләргә #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасы астында куйган язмасында бүген УДНТУ каршындагы 83нче Инженерлык лицееның 11нче сыйныф укучысы Алексей Санин турында язган.

Республика горурлана!
Республика горурлана!

“Бу акыллы һәм талантлы егетебез Үзбәкстанда Әхмәт әл-Фергани исемендәге университетта физика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады. Һәм тагын бер кабат безнең мәгариф системасы һәм фәнни мәктәпләрнең элеккечә үк дөньяда алда барганлыгын исбатлады.

Бер үк вакытта онлайн- һәм офлайн-форматта узган алдынгы яшь галимнәр ярышларында 19 илдән 100дән артык укучы катнашты. Биремнәр катлаулы булды, әмма Алексей аларны уңышлы башкарып чыкты һәм республикага җиңү китерде!

Олимпиадада Алексей - тугызынчы сыйныфтан. Екатеринбургта үткән яшь физикларның Төбәкара Урал турнирында 83нче Инженерлык лицее командасы капитаны буларак башлап, уфалылар анда призлы урын алды.

Шул ук вакытта ул берьюлы өч фән – физика, математика һәм икътисад буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының финалисты булды. Ике финал призерлары арасына керде һәм һәм физика буенча Русия җыелма командасына сайлап алынды. Менә хәзер - халыкара дәрәҗәдәге яңа казаныш!

Алексейның җиңүен ә83нче Инженерлык лицееның физика укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты Артем Львович Сухоносовның да зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк.

Тиздән Алексей Санин үз укуын кайда дәвам итәргә дигән сайлау алдында калачак. Аның Башкортстанның алдынгы югары уку йортларының берсен сайлап алу һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге проектларында актив катнашу мөмкинлеге бар.

Уңышлар сезгә! Тагын бер тапкыр җиңү белән! Республика сезнең белән горурлана!”, - дип язган республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

 

Фото: Радий Хәбировның “Вконтакте” сәхифәсеннән.

Республика горурлана!
Республика горурлана!
Республика горурлана!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в